26 нчы ноябрь, сишәмбе, 2019нчы ел
Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен "Әниләр көне" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: гаиләгә, әнигә карата ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, коммуникатив күнекмәләрне үстерү.
Шөгыль барышында балалар "Әнием минем" хикәятләре белән бүлештеләр, "Сабый теле белән", "Хуҗабикә" бәйгеләрендә һәм пластилинография техникасы белән әниләргә открыткалар ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Шөгыль ахырында балалар үзләренең әниләренә котлау открыткаларын тапшырдылар.
Шөгыль әти-әни һәм балаларны берләштерүгә, ышанычлы мөнәсәбәтләр үстерүгә ярдәм итте.




26 нчы ноябрь, сишәмбе, 2019нчы ел
"Куркынычсызлык әлифбасы" шөгыльләр циклы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, күп балалы, тулы булмаган һәм азҗитешле гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, Казан шәһәре Совет районы МБББУ "15нче аерым фәннәре тирәнтен өйрәнү урта гомуми белем бирү мәктәбе" базасында "Куркынычсызлык дәресе" профилактика шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларга экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат бирү, шәхси куркынычсызлык мәсьәләләренә аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру.
Шөгыль барышында катнашучылар белән "Үз-үзеңне куркынычсыз тоту" блиц-сораштыруы уздырылды, балалар табигый, техноген, социаль куркынычсызлык кебек төшенчәләр белән таныштылар. Шөгыльнең интерактив өлеше командалар арасында урамда, өйдә һәм мәктәптә үз-үзеңне куркынычсыз тотуны белүгә ярыш рәвешендә узды. Балалар "... нәрсә ул", "Әкият һәм тормыш" уеннарында катнаштылар, ситуатив биремнәрне сәхнәләштерделәр, тематик кроссвордлар чиштеләр.
Катнашучыларга ахырда тәүлек буе эшләүче ашыгыч оператив хезмәтләрнең 01, 02, 03, 04, 112 бердәм номеры һәм балалар ышаныч телефоны турында искәрттеләр.



26 нчы ноябрь, сишәмбе, 2019нчы ел
"Күңел җылысы" шөгыльләр циклы кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, сәламәтлекләре чикле балигъ булмаган балалар өчен, "Минем күңелем йорты" төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: балаларның эчке халәтен гармонияләштерү, социаль яраклашуда ярдәм итү, иҗади мөмкинлекне үстерү.
Шөгыль барышында балалар үстерелешле күнегүләр башкардылар, үзләренең кәефләрен биш баллы шкала буенча бәяләделәр, үзләре турында хикәят төзеделәр, аны төркемгә күрсәттеләр. "Тылсымлы җепләр" күнегүе эмоциональ халәтне көйләргә, күзаллау, хыял, кулларның вак моторикасын үстерергә ярдәм итте.
Шөгыль ахырында балалар "Минем күңелем йорты" коллектив коллажын төзеделәр һәм аның презентациясен күрсәттеләр.

26нчы ноябрь, сишәмбе, 2019нчы ел
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе белгечләре, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе, Татарстан Республикасы Милли музееның 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы, Татарстан Республикасы “Ватан” оешмасы” Региональ яшьләр иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашында, “Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге оешмаларында ватанпәрвәрлек тәрбияләүнең нәтиҗәле ысуллары һәм технологияләре” Республика семинарында катнаштылар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгын бәйрәм итү алдыннан семинарда актуаль мәсьәләләр тикшерелде:
- балигъ булмаган балаларны тәрбияләүнең традицион һәм яңа ысуллары
- балигъ булмаган балалар арасында экстремизм һәм үзләрен деструктив тоту профилактикасының төп факторы буларак гражданлык тәңгәллеге
- балалар һәм яшүсмерләр арасында гражданлык тәңгәллеге хисен үстерү һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә Бөек Ватан сугышы факторының мөһимлеге.
Семинар кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ведомствосына караган Татарстан Республикасының социаль хезмәт күрсәтү дәүләт оешмаларында социаль хезмәт алучы балалар арасында уздырылган “Татарстан-минем Ватаным” Республика рәсем бәйгесендә җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Министр урынбасары Ю. И. Абдреева “Киләчәк шәһәре” номинациясендә 2нче урын өчен диплом тапшырды.
Эшнең авторы, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль хезмәт алучы – Киселева Кристинаны котлыйбыз!!!



25нче ноябрь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Сәламәтлекләре чикле 7-12 яшьлек балалар өчен "Балалар уйный торган театр" социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Төремкәй" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: дөньяны уңай кабул итүне формалаштыру, төркемне берләштерү һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерү.
Шөгыльнең дустанә мохитен булдыру максаты белән катнашучылар "Буталган санаш" уен квестында катнаштылар, әкият геройларын искә төшерделәр, табышмаклар һәм кроссвордлар чиштеләр.
Шөгыльнең иҗади өлешендә балалар театр сәнгатенә кушылдылар, актёрлар, сценарий язучылар, режиссёрлар һәм декораторлар ролендә бар кешегә дә таныш "Төремкәй" әкиятенең яңа версиясе "Балачак төремкәе"ндә катнаштылар.
Белгечләр мондый мастер - класслар балаларның иҗади сәләтләрен генә үстереп калмавын, шулай ук үзара хезмәттәшлеккә, уртак фикергә килергә, үзләренең хисләре белән идарә итәргә, мөстәкыйль конфликтлы хәлләрне чишәргә өйрәтүен билгеләп үтәләр.

















