25нче ноябрь, дүшәмбе, 2019нчы ел
2019нчы елның 21-22нче ноябрендә Кемерово шәһәрендә "Картлык һәм шатлык" хәйрия фонды директоры Е. А. Олескина, Озак вакытлы тәрбияләү системасының профессиональ катнашучылар ассоциациясе идарәсе рәисе Е. Ш. Гонтмахер, Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициатива агентлыгының генераль директоры урынбасары О. В. Захарова, РФдә Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы вәкиллеге программасы эксперты һәм Россия Федерациясенең 42 субъекты вәкилләре катнашында "Озак вакытлы тәрбияләү системасының бүгенгесе һәм киләчәге" Бөтенроссия конференциясе булып узды.
ДАСХКУ "Казан шәһәре" шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге"ннән конференция эшендә Авиатөзелеш районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Иванова Е. В. һәм мәгълүмат - аналитика бүлеге методисты Акмалова М. П. катнаштылар.
Конференциянең пленар утырышында һәм түгәрәк өстәлләрнең эш вакытында түбәндәге сораулар тикшерелде:
- РФ регионнарда СДУ кертү буенча пилот проектын гамәлгә кертүнең икенче ел нәтиҗәләре һәм 2020нче елга төп бурычлар
-озак вакытлы тәрбияләү системасында ведомствоара хезмәттәшлек: социаль үсеш һәм сәламәтлекне саклаудан башлап мәгариф һәм мәдәнияткә кадәр
- тормыш эшчәнлеге чикләнгән кешеләр өчен тирәлекләрне оештыру үзенчәлекләре: дөнья һәм РФ тәҗрибәләре.
-озак вакытлы тәрбияләү системасының мәгълүмат технологияләре
- озак вакытлы тәрбияләү системасында яңа социаль сервислар: көндезге килү үзәкләре
- озак вакытлы тәрбияләү системасының нигезле элементлары буларак өйдә һәм формаль булмаган тәрбияләре.
Конференциядә катнашу башка регионнардагы хезмәттәшләр белән элемтә урнаштырырга, аларның тәҗрибәләре белән танышырга, проект кураторлары һәм экспертларыннан киңәшләр алырга, озак вакытлы тәрбияләү системасын таратуга һәм яхшыртуга чын адымнар эшләп чыгарырга ярдәм итәчәк.


25нче ноябрь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Әниләр көне кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ДАҺББУ "Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы" волонтёрлары белән бергә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен, "Дөнья әниләр яратуы белән ямьле" чарасын уздырдылар.
Чараның максаты: бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен, гаиләдә үзара аңлашуны ныгыту, әнигә карата ярату һәм рәхмәт хисләрен тәрбияләү.
Чара барышында катнашучылар Әниләр көне тарихы турында презентация белән таныштылар, волонтёрлар әзерләгән тематик иҗат чыгышын карадылар. "Көйне от" интерактив уены катнашучыларда аерым кызыксыну уятты, аның барышында әниләр һәм балалар рәхәтләнеп көйләрне оттылар һәм әниләр турында җырлар башкардылар.
Һәр гаилә чара турында истәлеккә "Әниләр көне белән!" истәлекле фоторамкасын алдылар.



22нче ноябрь, җомга, 2019нчы ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Әниләр көнен бәйрәм итүгә багышланган "Әнинең шатлыгы" иҗади мастер - классын уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: әниләргә карата ихтирамлы, игътибарлы, кайгыртучан мөнәсәбәт формалаштыру, гаиләдәге элемтәләрне ныгыту.
Шөгыль барышында балалар кеше тормышында әниләрнең роле турында фикерләре белән уртаклаштылар, үз әниләре турында сөйләделәр, үзләренең әниләренә үзенчәлекле бүләкләр әзерләү буенча мастер-класс эшендә катнаштылар.
Шөгыль әниләргә карата ярату һәм ихтирам, аның мәшәкатьләре һәм яратуына карата рәхмәт хисе тәрбияләргә, балаларның иҗади сәләтләрен ачуга шартлар булдыруга ярдәм итте.


22нче ноябрь, җомга, 2019нчы ел е
"Актив әти-әни мәктәбе" проектын гамәлгә ашыру кысаларында,"Иҗтимагый инициатива - 2019" Республика бәйгесе җиңүчесе, Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең әти-әниләре катнашында беренче шөгыль уздырылды.
"Актив әти-әни мәктәбе" проекты бүлек белгечләре тарафыннан, ата-аналарның үзмәшгуллеген һәм гаилә мөнәсәбәтләрен җайлаштыру ярдәмендә, гаиләләрне авыр тормыш хәленнән коткару максаты белән эшләнелде.
В ходе встречи родители ознакомились с целью и содержанием проекта, приняли участие в анкетировании и психологической диагностике. Для участников проекта в течение года будут проведены психолого-педагогические занятия, тренинги, ролевые игры, организована совместная деятельность родителей и детей, а также мастер-классы по прикладному творчеству.


21нче ноябрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, Казан шәһәре Совет районының "121нче лицей" МАББУ базасында, "Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр белән эшнең формалары һәм эффектив ысуллары" түгәрәк өстәл эшендә катнашты. Түгәрәк өстәл эшендә Казан шәһәре белем бирү оешмаларының 19 социаль педагогы катнаштылар.
Очрашу барышында түбәндәге сораулар тикшерелде: авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр белән эш ысуллары һәм формалары, сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтү, балигъ булмаган балалар белән эшләүдә мәктәпләрнең мөмкинлеге. Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Кулакова Э. В. "Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге эше" презентациясен тәкъдим итте, гаиләләр белән эшләгәндә килеп туган авырлыклар, профилактика ысуллары, балаларның психологик үзсаклануын формалаштыру буенча эш үзенчәлекләре, шул исәптән баланың психикасына тәэсир итүче агрессив мәгълүмати мохиттән һәм интернет уеннардан саклану турында сөйләде.
Очрашуда катнашучылар социаль, педагогик һәм психологик авырлыклар комплексын үзара чишүгә ярдәм итүче конструктив әңгәмә узуын билгеләп үттеләр.

















