12нче сентябрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
“#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” игелеклелек акциясе кысаларында Идел буе һәм Совет районнары гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Елмаюдан барысы да яктырачак” социаль акциясе уздырдылар.
Акция барышында белгечләр һәрдаим тәрбиягә мохтаҗ балаларны тәрбияләүче гаиләләрдә булдылар. Балалар белән эчке мөмкинлекләрне активлаштыруга, психоэмоциональ халәтләрен гармонияләштерүгә, тоемлы хисләр һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәдлдерелгән “Көзге фантазияләр” арт-терапевт шөгыльләре уздырылды.
Әти-әниләр белән психолого-педагогик сораулар, балаларның социаль яраклашуда авырлыклары тикшерелде.
Чара ахырында балаларга, яңа уку елында уңышлар теләп, уку-язу әсбаплары җыелмалары тапшырылды.



11нче сентябрь, чәршәмбе, 2019нчы ел
“#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” игелеклелек эстафетасы кысаларында Вахитов, Киров, Яңа Савин районнары гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Спорт Татарстан” акциясен уздырдылар.
Акциянең максаты: Казан шәһәре балалары һәм яшьләре арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм популярлаштыру.
Урам акциясе барышында Казан шәһәрендә яшәүчеләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән “Спорт! Сәламәт булу яхшы!”мәгълүмати буклетлары тапшырылды.
Шулай ук “Сәламәт ишегалды” ишегалды уены уздырылды. Балалар командаларга бүленеп, иң зур хәзинә – Сәламәтлекне эзләгәндә киртәләрне җиңеп, “Интеллектуаль”, “Спорт”, “Уен”, “Куркынычсыз”, “Файдалы” станцияләрен уздылар.
Балаларда һәм өлкәннәрдә сәламәт яшәү рәвешенә һәм дөрес туклануга ихтыяҗ булдыру, кеше организмына витаминнарның тәэсире турында белемнәрен арттыру максаты белән, балалар “Витаминия иленә сәяхәт” уен-сәяхәтендә һәм яшелчә-җимешләрдән эшләнмәләр ясау буенча “Көзге фантазияләр” мастер-классында катнаштылар.
Акциядә социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары катнаштылар, бу аларда сәламәт яшәү рәвешенә теләк булдыруга ярдәм итте.





11нче сентябрь, чәршәмбе, 2019нчы ел
“#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” игелеклелек акциясе кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ДАҺББУ “Казан политехник колледжы” волонтерлары белән берлектә ДБББУ “Казан шәһәренең 142нче санлы сәламәтлекләре чикле балалар өчен мәктәбе” базасында “Спорт Татарстаны” спорт-сәламәтләндерү чарасын уздырдылар.
Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм популярлаштыру, балигъ булмаган балаларда коллективизм, үзара ярдәмләшү хисләре тәрбияләү, эмоциональ көйләү.
Балалар белән мавыккан спорт төрләре турында “Спорт интервьюсы” интерактив әңгәмәсе уздырылды. Югары эмоциональ һәм ягымлы атмосфера балаларның эшчәнлеген активлаштырды. Алар командаларга бүленеп, рәхәтләнеп спорт эстафеталары биремнәрен үтәделәр, аннан соң интеллектуаль викторинада катнаштылар.
Чара ахырында барлык катнашучылар да мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр, иң төп бүләк –яхшы кәеф һәм уңай хисләр булды.



11нче сентябрь, чәршәмбе, 2019нчы ел
“#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” игелеклелек акциясе кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Без төрле, ләкин без бергә” темасына түгәрәк өстәл уздырдылар.
Максат: сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче әти-әниләргә ярдәм чаралары, социаль хезмәтләр һәм инициатор төркемнәре турында мәгълүмат бирү.
Түгәрәк өстәл эшендә Казан шәһәре Идел буе районы социаль ярдәм бүлеге белгече һәм “Әни салават күпере” клубы җитәкчесе катнаштылар.
Чара барышында чакырылган белгечләр әти-әниләргә бирелә торган социаль хезмәтләр, түләү һәм ярдәм, “Әни салават күпере” клубының максаты, юнәлешләре һәм уздырылачак чаралар турында сөйләделәр. Бүлек психологлары әти-әниләргә үзрегуляция күнекмәләрен өйрәттеләр һәм балалар белән уңышлы үзара тәэсир итешү сораулары буенча аңлатмалар бирделәр. Катнашучылар җылы атмосфера һәм ачык әңгәмә барышында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, актуаль проблемалары һәм аларны чишүдәге уңышлары белән бүлештеләр, алдагы ярдәм очрашуларына кызыксыну белдерделәр.

10нчы сентябрь, сишәмбе, 2019нчы ел
“Көзге игелеклелек атнасы- #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Игелекле Җир” чарасын уздырдылар.
Чараның максаты: балаларның игътибарын шәһәрнең экологик проблемаларына җәлеп итү, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.
Балалар “Җир-безнең уртак йортыбыз” экологик марафонында катнаштылар, аеруча саклана торган табигать урыннары, сирәк очрый торган табигать һәйкәлләре, безнең төбәктә сирәк очрый торган җәнлекләр һәм үсемлекләр турында презентация карадылар, әйләнә-тирә дөнья турында викторина сорауларына җавап бирделәр, безнең планетаны әйләнә-тирә дөньяның җимергеч тәэсиреннән саклау максаты белән төрле экологик хәлләрне чишү юлларын эзләделәр.

















