6нчы май, дүшәмбе, 2019нчы ел
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74-еллыгын бәйрәм итү кысаларында Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү һәм гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекләре хезмәткәрләре 2нче Балалар музыка мәктәбе һәм “Елга аръягы” Балаларга өстәмә белем бирү үзәге волонтерлары белән берлектә, өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен “Батырлар – безнең якташлар!” чарасын уздырдылар.


30нчы апрель, сишәмбе, 2019нчы ел
Европа иммунизация атнасы кысаларында “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе аппаратында әйдәп баручы белгеч-Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе эксперты катнашында киңәшмә булып узды.
Киңәшмә барышында хезмәткәрләр инфекцияле авырулардан вакытлы этапта эффектив саклану ысулы буларак вакцинопрофилактиканың өстенлекләре, ЕИА-2019ның төп бурычлары турында белделәр, һәм шулай ук Милли прививкалар календаре белән таныштылар.


29нчы апрель, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Ми кан әйләнеше көчле бозылган пациентларны тәрбияләү һәм реабилитация эффективлыгында шәфкать туташларының роле” республика укыту семинары кысаларында “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә “Тәрбия мәктәбе” инновация технологиясе буенча чираттагы шөгыль оештырылды.
Шөгыль поликлиниканың уку залында 45 кешедән торган төркем өчен, шул исәптән мөрәҗәгать иткән гражданнар һәм социаль хезмәткәрләр өчен уздырылды. Шөгыль барышында кардиолог-табиблар түбәндәге сорауларны яктырттылар:
- инсультның килеп чыгу сәбәпләре
- инсульт килеп чыгу куркынычын булдырмаска ничек ярдәм итәргә?
- инсульт булуның беренче билгеләрен аерырга ничек өйрәнергә?
- авыруларны тәрбияләүнең төп кагыйдәләре.
Катнашучылар шөгыль барышында авыруларны тәрбияләүдә төрле хәлләрдә килеп туган сорауларын бирделәр, лектор аларга тулы җаваплар бирде.


29нчы апрель, дүшәмбе, 2019нчы ел
Вахитов районы социаль яклау бүлегендә район хезмәтләре катнашында Җиңүнең 74-еллыгын бәйрәм итүне оештыру сораулары буенча түгәрәк өстәл булып узды.
Түгәрәк өстәлдә Идел буе һәм Вахитов районы “Ветераннар Советы”, “Политик репрессияләр корбаны”, “Блокадалы Ленинград”, “Кече яшьтәге концлагерь тоткыннары” җәмәгать оешмаларының рәисләре, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең пенсия фонды, белем бирү бүлеге, мәдәният бүлеге, балалар һәм яшьләр эше буенча бүлек җитәкчесе, ФСС вәкилләре, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдирләре катнаштылар.


29нчы апрель, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Россия Федерациясе гражданнарын 2016-2020нче елларга патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре АНО “ВИКО-Казан” админстрациясе белән берлектә, социаль хезмәт алучы балалы гаиләләр өчен “Россия-минем тарихым” Тарихи паркына хәйрия экскурсиясе оештырдылар.
Музейга килүчеләр игътибарына проекцияле инсталляцияләр, масштаблы панорамалар һәм “җанлы китаплар” кулланып “ХХ гасыр. 1914-1945 еллар. Бөек кичерешләрдән Бөек Җиңүгә” мультимедияле экспозициясе тәкъдим ителде. Мәгълүмати мохиткә чуму тәэсире һөнәри тавыш һәм яктырту системалары ярдәмендә көчәйтелде.
Экскурсиядә катнашучылар видеоинфографика, анимацияләр, өчүлчәүле модельләштерү һәм цифралы реконструкцияләр белән алып барылган ике дөнья сугышы һәм өч революция тарихы турында хикәят тыңладылар.
Барлык кунаклар да тачпад кебек мәгълүмат туплау кулланмасы белән таныштылар, балалар аны кулланып Россия тарихыннан фактлар белделәр.
Катнашучыларга бигрәк тә сенсорлы тачпадлардан торган стендта аерым детальләрдән корал яки сугыш техникасын җыю тәэсир итте.
Тарихи паркта булу балигъ булмаган балаларда патриотизм, гражданлык җаваплылыгы, үз иленең тарихы өчен горурлык хисен тәрбияләргә ярдәм итте.



- “Язгы игелеклелек атнасы” Бөтенроссия иреклеләр акциясе кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре сәламәтлекләре чикле балалар өчен квест-уен уздырдылар
- Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74-еллыгына туры китерелгән “Һәйкәл-хәтер сүзеннән” шөгыле
- Социаль хезмәткәрләр өчен, Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә туры китерелгән, “Стресс белән идарә итү ысуллары” тренингы
- Һәрдаим башкалар тәрбиясенә мохтаҗ балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче гаиләләр өчен “Елмаюдан барысына да яктырак булыр” социаль акциясе















