26нчы апрель, җомга, 2019нчы ел
“Язгы игелеклелек атнасы” Бөтенроссия иреклеләр акциясе кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ДБББУ “Сәламәтлекләре чикле балалар өчен 142нче номерлы Казан мәктәбе”ндә “Разведчик язмалары” квест-уенын уздырдылар.
Максат: сәламәтлекләре чикле балигъ булмаган балаларның лидерлык һәм коммуникатив сыйфатларын үстерү.
“Разведчиклар” һәм “Саперлар” командаларына бүленеп балалар капитаннар сайладылар, командалар белән таныштыруны уйлап таптылар. Катнашучыларга шактый авыр конкурслар тәкъдим ителде: туп белән эстафета һәм канат тарту, буталган лабиринтлар белән сюжетлы – рольле уен, каршылыклар полосасы, логик биремнәр һәм кроссвордлар. Спорт дәрте, акыл, җитезлек һәм үзара ярдәмләшү балаларга барлык сынауларны җиңәргә һәм үзләрен чын команда итеп тоярга ярдәм итте.



26нчы апрель, җомга, 2019нчы ел
“Россия Федерациясе гражданнарын 2016-2020нче елларга патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре мәдәни оештыручы белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74-еллыгына туры китерелгән тематик “Һәйкәл-хәтер сүзеннән” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларны Бөек Ватан сугышы тарихы, батырларга һәйкәлләр белән таныштыру, патриотизм, үз халкы, үз иле өчен горурлык хисе тәрбияләү.
Балалар шөгыль барышында Римма Казакованың “яшәүне үзләре белән каплаган” батырлар турында “Гәҗиттәге фотографиядә...” лирик шигырен тыңладылар, Казан шәһәрендәге сугыш батырларына куелган һәйкәлләр турында “Обелиск янында тын калыйк” презентациясен карадылар, “Һәйкәл-хәтер сүзеннән” интерактив әңгәмәсендә катнаштылар.


25нче апрель, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре белән сенсорлы бүлмәдә, Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә туры китерелгән, тренинг элементлары белән “Стресс белән идарә итү ысуллары” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: эмоциональ халәтнең төрле үзрегуляция ысуллары турында күзаллау бирү, стресслы хәлләрдә үзеңне тотуның адаптив стратегиясен булдырырга ярдәм итү.
Шөгыль, стрессны уздыру сәләте белән бәйле вакытны субъектив кабул итүне өйрәнүгә юнәлдерелгән, “Субъектив минут” проектлы тесты буенча психодиагностика уздырудан башланды. Интерактив әңгәмәдә хезмәткәрләр “стресс”, “эмоциональ янып бетү” төшенчәләре белән таныштылар, “Нинди хәлләрдә стрессны еш тоясыз?”, “Сез стресслы хәлләрне ничек җиңәсез?” сорауларын тикшерүдә катнаштылар. Катнашучыларга организмның функциональ халәтенең төрле үзрегуляция ысуллары тәкъдим ителде, алар эмоциональ ярсуны җайга салырга ярдәм итәләр һәм физиологик дәрәҗәдә тискәре нәтиҗәләрне кисәтәләр.
Шөгыльнең ахыргы өлешендә, ярсуны бетерергә һәм эмоциональ ресурсларны төзәтүгә юнәлдерелгән, “Үзеңә сәяхәт” медиатив күнегүе башкарылды.
Төркемле шөгыль стресслы хәлләрдә психологик үзрегуляция күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итте, бу һөнәри янып бетүнең профилактика шарты булып тора.

25нче апрель, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
“Язгы игелеклелек атнасы” Бөтенроссия иреклелек акциясе кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Елмаюдан барысына да яктырак булыр” социаль акциясен уздырдылар, социаль хезмәт күрсәтүдәге һәм һәрдаим башка кеше тәрбиясенә мохтаҗ балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче гаиләләрдә булдылар.
Акциянең максаты: балигъ булмаган балаларның психологик хәлен яхшырту, ата-аналарга консультатив ярдәм.
Акция барышында ата-аналар белән психолого-педагогик сораулар, балаларның социаль яраклашудагы проблемалары тикшерелде. Балалар белән психоэмоциональ халәтне гармонияләштерү һәм тактиль тоемлауны үстерү өчен пластилинография техникасында “Кояш нурлары” аппликациясен ясау буенча мастер-класс уздырылды.
Гаиләләргә шулай ук “Русь” хәйрия фондыннан ашамлыклар җыелмасы тапшырылды.

25нче апрель, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” волонтерлары белән берлектә, сәламәтлекләре чикле балалар өчен, “Барысы да безнең кулда!” клубында “Сынлы иҗат. Граттаж” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: сәламәтлекләре чикле балаларның социаль тирәлеген киңәйтүгә һәм яшьтәшләре, һәм өлкәннәр белән аралашу һәм тәэсир итешү ысулларын өйрәнергә ярдәм итү.
“Барысы да безнең кулда!” клубында сәламәтлекләре чикле балалар әти-әниләре белән бергә берничә рәсем ясау техникасын өйрәнделәр, яңа дуслар һәм фикердәшләр таптылар. Балаларның әти-әниләренә бу шөгыльләр үзләренең борчылулары белән уртаклашырга, бүлек белгечләреннән һәм мондый авыр чорны узган әти-әниләрдән ярдәм сүзләрен ишетергә мөмкинлек бирә.
Төркемле шөгыль барышында балалар үзләре өчен рәсем төшерүдә яңа булган “Граттаж” техникасы белән таныштылар. Иҗади хыялларын күрсәтеп, балалар әти-әниләре белән бергә автор график картиналарын ясадылар.
Шөгыль ахырында “Барысы да безнең кулда!” иҗади күргәзмәсе оештырылды.


- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль яраклашуда авырлыклары булган балигъ булмаган балаларда уңай кызыксынулар формалаштыралар
- Чернобыль АЭСдә булган хәлләрне искә алу көненә туры китерелгән “Хәтер дәресе. Чернобыль” төркемле шөгыле
- Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашучыларны өйләрендә котладылар
- “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге”ндә Европа иммунизациясе атнасы кысасында “Кисәтергә. Сакларга. Прививка ясарга” киңәшмәләре һәм түгәрәк өстәлләре уздырылды















