21нче март, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
“Дөнья синнән башлана!” шөгыльләр циклы кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Полимер” Мәдәния йорты консультация пунктында, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен,“Мин лидер булам” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: яшүсмерләрнең лидерлык сыйфатларын үстерү, үз-үзенә ышанычны арттыру.
Шөгыль барышында, актив аралашу стиленә өйрәнү һәм төркемдә партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү өчен, балалар белән “Икәү бер карандаш белән” психологик күнегүе уздырылды.
Аннан соң катнашучылар “Реклама” иҗади биремен башкардылар, үзләренең шәхси сыйфатларын сәхнәләштереп күрсәттеләр, яшүсмерләргә лидерлык өчен мөһим сыйфат - ышандыра белү күнегүләрен башкарырга мөмкинлек бирде. Балалар шөгыль ахырында оригиналь идеяләрне һәм уңышлы чыгышларны билгеләделәр.
Психолог фикеренчә, мондый тренинглар катнашучыларга үзләренә чит кеше күзе белән карарга мөмкинлек бирә, бу эчке шәхси ресурсларны мобилизацияләргә ярдәм итә.


21нче март, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 7-10 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, “Төсләр һәм хисләр дөньясы” циклыннан арт-терапия элементлары белән “Шатлыкны ясыйбыз” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: эмоциональ киеренкелекне бетерү, иҗади хыялны һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерү.
Шөгыьл ышанычлы атмосфера һәм катнашучылар арасындагы психологик аралыкны киметүгә юнәлдерелгән “Кар йомарламы” танышу-сәламләвеннән башланып китте. “Ягымлы исем” һәм “Автопортрет” гамәли күнегүләре барышында балалар эффектив үзара йогынты ясау ысулларын: килешергә, юл куярга, башкаларның уңышларын күрергә, үзләренең яхшы сыйфатларын бәяләргә өйрәнделәр.
Балаларга, шөгыльнең эффективлыгын бәяләү өчен, реабилитацион-үстерелешле “Мозартика” методикасын кулланып “Дөнья образы-Томаннар” композициясен ясарга тәкъдим иттеләр, балалар аның барышында үзләренең хисләре турында сөйләделәр. Эшләрнең сюжетлары уңай төсләрдә башкарылган.
Белгечләр фикеренчә, шөгыльләрне мондый формада уздыру, балалар өчен бик мөһим аралашуда киртәләрне җиңәргә, психоэмоциональ киеренкелекне бетерергә, һәм шулай ук иҗади хыялның һәм социаль хезмәттәшлекнең үсешенә ярдәм итә.


20нче март, чәршәмбе, 2019нчы ел
Гарип балалар тәрбияләүче гаиләләргә өйдә социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттыру максаты белән, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының ДКУ “Республика Реурс үзәге” директор урынбасары Чигарова И. И. социаль хезмәт күрсәтү белгечләре һәм гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекләре мөдирләре өчен укыту семинары уздырды(49 кеше).
Семинар барышында реабилитация процессының теоретик нигезләре (төшенчә, төрләре, принциплары), сәламәтлекләре чикле балаларның яшәү сыйфатын арттыру, функциональ реабилитациянең структурасы һәм эчтәлеге программалары буларак CBR – технология нигезләре каралды.
Сәламәтлекләре чикле балаларның реабилитация процессында мөһим роль гаилә әгъзаларына бирелә. Ләкин ата-аналар күп очракта бу вазифаларны үтәргә әзер булмыйлар. Ата-аналарны мондый балаларны үзләренә хезмәт күрсәтү, аралашу һәм контроль күнекмәләренә өйрәтүдә ярдәм оештыру өйдә социаль хезмәт күрсәтү системасында социаль-педагогик хезмәт күрсәтү буларак билгеләнгән.
Таныштыру һәм бәяләү визитлары уздырылуның эффектив кулланылуы, ата-аналарны махсус һәм кул астындагы чараларны, шул исәптән төрле юнәлешләр буенча өйрәтү пакетлары кулланырга өйрәтүне оештыру тикшерелде. Белгечләр эшендәге авырлыклар анализланды, аларны уңай чишү юллары тәкъдим ителде.
Белгечләр игътибарына интерактив тәҗрибә сыйфатында “Мин үз эчемдә биим” видеоролигы тәкъдим ителде, аның нигезендә баштагы хәлне анализлау һәм диагностика, реабилитация потенциалын бәяләү һәм әйләнә-тирәлекнең максималь реабилитация мөмкинлекләрен аеру уздырылды.
Семинар гамәли-ориентлашкан характерда иде һәм ул “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” белгечләренең өйдә социаль-педагогик хезмәт күрсәтү өлкәсендә белемнәрен, осталыкларын һәм күнекмәләрен арттырырга ярдәм итте.



18нче март, дүшәмбе, 2019нчы ел
Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елы кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Казан шәһәренең Үзәк балалар китапханәсе һәм “3нче балалар сәнгать мәктәбе” хезмәткәрләре белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен “Эшче һөнәрләр дөньясы” чарасы уздырдылар.
Чара барышында балалар белән Россиянең 2019нчы елда Казанда 45нче халыкара эшче һөнәрләр чемпионаты WorldSkillsны кабул итүе турында интерактив әңгәмә уздырылды, ул дөньяның 60 иленнән яшь һөнәр осталарын җыячак. Чемпионатның төп миссиясе-эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, экономик үсешкә һәм шәхси уңышларга ирешүдә һөнәри күнекмәләрнең кыйммәтләрен күрсәтү.
Аннан соң балалар Казан шәһәренең Яңа Савин районы “3нче балалар сәнгать мәктәбе” укучыларының “Эшче һөнәрләр дөньясы” иҗат эшләре күргәзмәсен карадылар. Яшь рәссамнар үз рәсемнәренең сюжетлары, аларның ясалу тарихы, иҗат юллары һәм яраткан рәссамнары турында сөйләделәр.
Очрашу турында истәлеккә “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” хезмәткәрләре Казан шәһәренең Үзәк балалар китапханәсе эшчеләре белән берлектә балаларга тематик бүләкләр-китаплар бүләк иттеләр.



15нче март, җомга, 2019нчы ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, азҗитешле, күпбалалы гаиләләрнең социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балалары өчен, “Балигъ булмаганнарның шәхес социализациясе” циклыннан “Ничек кимчелекләрне яхшы сыйфатларга әйләндерергә?” төркемле шөгылен уздырдылар.
Максат: шәхеснең уңай сыйфатларын формалаштыру һәм балигъ булмаган балаларның үзбәясен арттыру.
Шөгыль “Кимчелекләрне яхшы сыйфатларга әйләндереп буламы?” төркемле дискуссиясеннән башланды, аның барышында катнашучылар үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Фикерләрне тикшерү, кимчелекләр белән эшләү үзеңне табарга һәм аерым шәхес буларак туарга мөмкинлек бирә, дигән нәтиҗәгә китерде. Үз кимчелекләрең өстендә эшләү энергия, илһам бирә һәм яңа мөмкинлекләр ача, шуңа күрә катнашучылар “Кыйммәтләр банкы” –мөһим яхшы сыйфатлар ресурсын төзеделәр.
Балаларга шөгыльнең иҗади форматы, үз фикерләрен әйтә алу һәм яклау мөмкинлеге ошады.

- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларда мәгълүмати куркынычсызлык формалаштыралар
- “Үзеңә һәм үз тормышыңа карата сакчыл караш” төркемле шөгыле
- “Дусларсыз мин бераз, ә дуслар белән күбәү” төркемле шөгыле
- Сәламәтлекләре чикле балигъ булмаган балалар өчен “Синең өчен” төркемле шөгыле















