19нчы декабрь, чәршәмбе, 2018нче ел
“Кояшка каршы” социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы һәм белгече, социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең сәламәтлекләре чикле балигъ булмаган балалары өчен, “Минем тирәмдәге дөнья” төркемле шөгыле уздырдылар(7 кеше).
Шөгыльнең максаты: төркемне берләштерү, психоэмоциональ киеренкелекне бетерү, төркемдә үзара ярдәм итешү аша шәхси ресурсларны ачу.
Балигъ булмаган балаларның эмоциональ киеренкелекне бетерү һәм психологик халәтне яхшырту өчен “Йомгаккай” сәламләү йоласы уздырылды. “Җиде төсле чәчкә” дидактик гаилә уены катнашучыларның шәхси ресурсларын ачарга ярдәм итте. “Кояшка каршы” проектының асылын балаларга төшендерү өчен “Җирдә нинди үсемлекләр яши?” видеосюжетын күрсәттеләр, ә аннан соң “Минем тирәмдәге дөнья” экология темасына әңгәмә булды.
Шөгыльнең ахырында катнашучылар үзбәяләрен арттыру өчен бер-берләренә комплиментлар бүләк иттеләр, ә экология темасын дәвам итеп өй эше алдылар: “Минем планетам” рәсемен ясарга.



14нче декабрь, җомга, 2018нче ел
“2014-2020нче елларга Татарстан Республикасында хокук бозу һәм җинаятьчелек профилактикасы буенча эшчәнлекне оештыру” программасы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, МБББУ “108нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе” консультация пункты базасында “Мин үз гамәлләрем өчен җаваплы” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм үзеңне тотышның социаль кулай формалары күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль аерым ситуацияләрне анализлау методы һәм метафорик карталар кулланып эшлекле уен форматында узды. Катнашучылар, яшүсмерләрнең эчке дөньясының уникальлеген ачарга ярдәм иткән,“Чүлдәге куб” проектлы психодиагностик проектында катнаштылар.
Уздырылган шөгыль стресслы хәлләрдә үзеңне ышанычлы тоту күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итте.


14нче декабрь, җомга, 2018нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичергән 9-14 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, “Батыр юлы” кинотренингы уздырды.
Шөгыльдә балалар компьютер уеннары белән мавыгуның сәбәпләрен тикшерделәр, алар арасында: дусларның, мавыгуларның һәм кызыксынуларның, шәхси үсешкә омтылышның булмавын, ялкаулыкны билгеләделәр. Аннан соң балаларга, “Уртак эш” җәмәгать оешмасы биргән “Батыр юлы” фильмын карарга тәкъдим ителде. Видеоматериалны кызыксыну белән карап, балалар компьютер уеннары белән мавыгуның сәламәтлекләре начараю, җанлы аралашуның булмавы, уку эшчәнлегенең начараюы кебек тискәре нәтиҗәләрен билгеләделәр.
Шәхси арт-терапия эше кысаларында сәламәт яшәү рәвешен алып бару мотивациясен формалаштыруга юнәлдерелгән плакатлар ясалды, презентацияләр әзерләнде.
Уздырылган шөгыль үз сәламәтлекләренә аңлаешлы кыйммәти мөнәсәбәт һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруга мотивация формалаштыруга ярдәм итте.


13нче декабрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
“Чикне узма” үз-үзенә кул салу профилактикасы буенча программа кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклары, шул исәптән психоэмоциональ проблемалары булган балигъ булмаган балалар өчен, тренинг элементлары белән “Үзеңне танып белү” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: үзләрен танып белүгә омтылыш формалаштыру, коммуникатив сыйфатларны үстерү.
Шөгыль төркемнең кагыйдәләрен кабул итүдән, сәламләү йоласыннан һәм ““Үзеңне танып белү” мини-әңгәмәсеннән башланды, анда шөгыль темасы тикшерелде. Үзеңне танып белү, үзбәяне арттыру максатыннан балигъ булмаган балалар белән “Җиде Мин”(“Семь Я”) тесты һәм “Минем сыйфатларым” психотерапевтик күнегүе уздырылды.
Балалар шөгыль ахырында “Мандаллар” арт-терапевтик күнегүендә катнаштылар.

13нче декабрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Балигъ булмаган балалар арасында үз -үзенә кул салу профилактикасы буенча программа кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичергән, шул исәптән социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрнең 11-14 яшьлек балигъ булмаган балалары өчен, “Тормыш төсләре” циклыннан тренинг элементлары белән “Киләчәкне планлаштырабыз” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыль барышында балалар “планлаштыру” турында фикер алыштылар, кыска һәм озак вакытка планлаштырганда туарга мөмкин өстенлекләр һәм кыенлыкларны билгеләделәр. Шөгыльдә катнашучылар үзләренең тормыш максатлары белән бүлештеләр, аларга ирешү өчен анык адымнар билгеләделәр. Балаларга метафоралы ассоциатив карталар кулланып “Киләчәк картасы” аерым эше тәкъдим ителде. Эш нәтиҗәсе буенча максатка ирешү өчен шәхси тырышлыкның, шулай ук тирәдәге кешеләр белән гармонияле мөнәсәбәтләрнең мөһимлеген тикшерү үткәрелде. Шәхси ресурсларны активлаштыру максатыннан балигъ булмаган балалар белән “Тылсымлы кул” арт-терапевт күнегүе уздырылды, аның барышында балалар бер-берсенә өстәмә шәхси ресурсларны ачарга ярдәм иттеләр.
Тренинг элементлары белән шөгыль рефлексия күнекмәләрен үстерүгә, планлаштыруга һәм максат куюга, тормыштагы вакыйгалар өчен шәхси җаваплылыкның мөһимлеген аңлауга ярдәм итте.


- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балаларда авырлыкларны җиңү күнекмәләрен формалаштыра
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларда Россиянең дәүләт символларына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбиялиләр
- “Елның иреклеләр эше” бәйгесе лауреатларын котлыйбыз!
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре волонтерлар белән берлектә, сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен, мастер-класс уздырдылар















