Конкурс
Санитар-эпидемиологик режим вакытында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрнең балигъ булмаган балаларына балалар һәм яшүсмерләр иҗаты ачык бәйгеләрендә катнашырга әзерләнүдә дистанцион ярдәм күрсәтәләр.
Бәйгеләрдә катнашу, иҗат белән шөгыльләнү балигъ булмаган балаларның уңай кызыксынуларын формалаштыруга, когнитив күнекмәләрен үстерүгә, шәхеснең рухи-әхлакый сыйфатларын формалаштыруга ярдәм итә.
Эшләр авторларын: Безпалова Диананы - «АЧЫШ» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты ачык бәйгесендә 3нче урын яулаганы өчен диплом, Гаврилова Анастасияне-катнашу өчен сертификат белән котлыйбыз. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре бәйгедә катнашучыларны әзерләүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр.


Онлайн - консультация
Үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдә булу вакытында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар белән дистанцион рәвештә кәрәзле элемтә, Skype һәм Zoom видео-элемтә программаларын кулланып эшләүне дәвам итәләр.
Онлайн - консультация форматында үз сәламәтлеге һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимын саклау мөһимлегенә аңлы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән социаль консультацияләр уздырыла. Психологлар һәм социаль педагоглар актуаль психологик-педагогик проблемаларны эшләүгә, кирәкле психологик ярдәм күрсәтүгә, балигъ булмаганнарның ял итү эшчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән консультацияләр һәм мастер-класслар оештыралар.



БЕЗ ЯРДӘМ ИТӘРБЕЗ!
Бүгенге катлаулы хәлдә, бөтен дөнья короновирус белән көрәшкә баскач, өлкән буын кешеләренә барысыннан да кыенрак. Хәзер, аларның хәрәкәте чикләнгән вакытта, бик күп өлкән яшьтәге кешеләр үз-үзләре белән генә калды, аларга бигрәк тә өстәмә игътибар һәм сакчыл ярдәм кирәк.
Бөтенроссия #"БЕЗ ЯРДӘМ ИТӘРБЕЗ!" пандемия вакытында үзара ярдәмләшү акциясе кысаларында Казан шәһәренең "НПК Махсус металлургия" Җаваплылыгы Чикләнгән Җәмгыяте азҗитешле ялгыз пенсионерлар өчен хәйрия ярдәме оештырды. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торган ялгыз һәм матди ярдәмгә аеруча мохтаҗ өлкән яшьтәге кешеләргә беренчел кирәкле азык-төлек кергән 30 җыелманы илтеп тапшыруда ярдәм күрсәттеләр.


БЕЗ ЯРДӘМ ИТӘБЕЗ! Кайнар линияләрнең эше
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, короновирус инфекциясе буенча профилактик чаралар кертелү белән бәйле, ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү өчен булдырылган кайнар линияләр актив эшләүләрен дәвам итәләр.
Барлык мөрәҗәгать итүләрнең 50% тирәсе азык-төлек һәм дарулар китереп бирү гаризаларыннан тора, калганнары-консультация алу максаты белән мөрәҗәгать итү.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек, дару һәм беренчел кирәкле товарлар китереп бирүдә ярдәм итәләр.





БЕЗ ЯРДӘМ ИТӘБЕЗ!
65 яшьтән өлкән ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнар,һәм шулай ук халыкның азмобильле төркеме,үзләрен куркынычка куймау һәм үзизоляция режимын саклау өчен, социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар ярдәменнән файдаланалар.
Кайнар элемтә номерына шалтыратып азык-төлек,дарулар, беренчел кирәкле сәнәгать товарлары сатып алуга һәм торак- коммуналь хуҗалык хезмәтләрен түләүгә заказ калдырырга була.
Игътибарлы булыгыз! Волонтерларга бернинди очракта да заказ бирүченең фатирына керергә ярамый: аралашу һәм заказларны тапшыру куркынычсыз аралыкта- бер метрдан артык булырга тиеш!
Волонтерлар азык-төлек ,дарулар, беренчел кирәкле сәнәгать товарлары сатып алу һәм торак- коммуналь хуҗалык хезмәтләрен түләүне ялгыз (ялгыз яшәүче) өлкән яшьтәге кеше(инвалид) хисабына,ә хезмәтне – бушлай башкаралар.
БЕЗ ЯРДӘМ ИТӘБЕЗ! 8 843 598 3 598
65+ ЯЛГЫЗ ӨЛКӘННӘРГӘ АЗЫК-ТӨЛЕК ҺӘМ ДАРУЛАР КИТЕРЕП БИРҮ
| Авиатөзелеш | 510-31-14 |
| Вахитов | 238-06-15 |
| Киров | 554-93-72 |
| Мәскәү | 555-32-86 |
| Яңа Савин | 563-33-58 |
| Идел буе | 224-31-46 |
| Совет | 273-66-61 |
Страница 99 из 272















