Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларда милли мәдәният һәм гореф-гадәтләргә кызыксыну тәрбиялиләр
25нче июнь, сишәмбе, 2019нчы ел
“Туган ишегаллары” гаилә-сәламәтләндерү чаралары циклы кысаларында, “Советлар канаты” паркында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен, “Күңелле Сабантуй” спорт-сәламәтләндерү чарасын уздырдылар.
Чараның максаты: милли мәдәният һәм гореф-гадәтләргә кызыксыну тәрбияләү, коммуникатив күнекмәләрне формалаштыру, балигъ булмаган балаларның сәламәтлекләрен ныгыту.
Катнашучылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштылар, “Милли гореф-гадәтләр” викторинасында катнаштылар.
Сабантауйның гадәти бәйгеләре һәм ярышлары “Кашык белән йөгерү”, “Стаканны су белән тутыр”, “Күңелле елан”, “Каршылыклар сызыгы” булды. Балаларга спорт күнекмәләрен, җитезлекләрен, зирәклекләрен күрсәтү мөһим иде
Катнашучылар чара ахырында призлар һәм тәмле бүләкләр алдылар.




Яшүсмерләрнең җәйге ялларын оештыру һәм хокук бозуларын кисәтү буенча ата-аналар җыелышы
24нче июнь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Казан шәһәренең Совет районы буенча УФСИН җинаять-башкарма инспекциясе базасында, иректән мәхрүм ителү белән бәйле булмаган җәзага хөкем ителгән яшүсмерләрнең әти-әниләре белән, ата-аналар җыелышы булып узды.
Максат: яшүсмерләрнең җәйге ялларын һәм җәйге мәшгульлекләрен оештыру, аларның сукбайлык һәм караусыз булуларын, хокук бозуларын кисәтү.
Җыелыш эшендә Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Әхмәтҗанова А. Ф. катнашты. Очрашу барышында гаилә тәрбиясе, яшүсмерләрнең җәйге ялларын һәм җәйге мәшгульлекләрен оештыру сораулары тикшерелде.

“Балалар сабантуе” спорт-сәламәтләндерү чарасы
21нче июнь, җомга, 2019нчы ел
“Сабантуй” бәйрәме алдыннан Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Казан дәүләт медицина университеты волонтерлары белән берлектә “Дәрвишләр” скверында “Балалар сабантуе” спорт-сәламәтләндерү чарасы уздырдылар.
Чара берничә мәйданчыкта барды. Берсендә балалар “Сабантуй” милли бәйрәменең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, икенчеседә җитезлектә, тизлектә һәм тапкырлыкта көч сынашып эстафеталарда, викториналарда һәм “Канат тарту”, “Капчык киеп йөгерү” бәйгеләрендә катнаштылар. Өченче мәйданчыкта “Милләт хәзинәсе” мавыктыргыч тарихи квестын уздылар.
Чара балигъ булмаган балаларда сәламәт яшәү рәвешенә теләк формалаштыруга, туган якның милли гореф-гадәтләре белән таныштыруга ярдәм итте.



“Тәрбиягә алучы гаилә” пилот проектын тормышка ашыру буенча “Электроприбор”ААҖ заводы эшчеләре белән очрашу
20нче июнь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
“Өлкән яшьтәге кешеләрне тәрбиягә алучы гаилә” пилот проектын тормышка ашыру максаты белән Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Электроприбор”ААҖ заводы эшчеләре белән очрашу уздырдылар. Очрашуда катнашучыларга проектның максатлары аңлатылды. Аңлатулы әңгәмә барышында тәрбиягә алучы гаиләне булдыру тәртибе, таләпләре, шартлары һәм өлкән яшьтәге кешене тәрбияләгән өчен айлык түләүләргә игътибар юнәлдерелде.
Оешма хезмәткәрләренә пилот проектын тормышка ашыру турында тулырак мәгълүмат алу өчен “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге контактлары калдырылды.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балаларда үз эмоциональ халәтләрен конструктив күрсәтә белүләрен формалаштыра
19нчы июнь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
“2014-2020нче елларга Татарстан Республикасы халкы арасында наркомания профилактикасы” программасы кысаларында, Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Синең хисләр” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: үз эмоциональ халәтләрен конструктив күрсәтә белүләрен формалаштыру, тынычлану ысулларына өйрәтү.
Шөгыль психологик тренинг рәвешендә узды, аның барышында балалар үз хисләрен танырга һәм алар белән идарә итәргә өйрәнделәр. “Сугыш һәм тынычлык”, “Хисләрнең файдасы һәм зыяны” психологик уеннарында катнашу һәм тынычландыручы күнегүләр башкару балаларга тынычландыру ысулларына өйрәнергә ярдәм иттеләр.

Страница 150 из 272















