Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучыларны гаилә кыйммәтләре белән таныштыралар
24нче сентябрь, сишәмбе, 2019нчы ел
Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр 2019нчы елның 21нче сентябрендә Татарстан гаиләләре фестивале-2019дә булдылар, ул "Татарстан-ныклы гаиләләр җире" лозунгы астында XV Республика аналык һәм гаилә матурлыгы бәйгесе "Нечкәбил" кысаларында узды. Бәйге Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәмендә "Ныклы гаилә" федераль партия проекты кысаларында уздырыла.
Казан шәһәреннән һәм Татарстан Республикасының башка районнарында сәламәтлекләре чикле балаларны тәрбияләүче, күп балалы гаиләләр фестивальдә катнашучыларның чыгышларын карадылар. Һәр катнашучы - гаилә - бәхетле аналык һәм балачак, гаилә кыйммәте һәм халык гореф-гадәтләре, буыннар бәйләнеше, хәйриячелек һәм шәфкатьлелек тарихы.
Социаль - куркыныч хәлдә яки авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр җанлы мисалда ата-ана һәм гаиләдәге уңай мөнәсәбәтләр, ныклы гаиләнең рухи нигезе булган гаилә бәйрәмнәре һәм мавыгулар тәҗрибәсе белән таныштылар.




“Демография” милли проектын тормышка ашыру
18нче сентябрь, чәршәмбе, 2019нчы ел
Казан шәһәрендә “Өлкән буын” федераль проекты “Демография” милли проекты кысаларында “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе һәм ДАССУ “10нчы шәһәр поликлиникасы” килешүенә туры китереп 10нчы шәһәр поликлиникасы базасында тагын бер “Тәрбия мәктәбе” ачылды. “Тәрбия мәктәбе”ндә үзләренә хезмәт күрсәтә алмаган өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны тәрбияләүче Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү һәм Яңа Савин районнары гражданнары һәм аларның туганнары катнаштылар.
Инновацион стационарны алмаштыра торган технологияләрнең максаты – күнегелгән өй мохитендә туганнар тәрбиясен булдыру, үзләрен тәрбияли алмаган кешеләрдә дөрес тәрбия алмау белән бәйле өзлегүләрне булдырмау.
Беренче дәрестә тыңлаучыларны “Тәрбия мәктәбе”нең эш системасы белән таныштырдылар, гериатр-табиб һәм кардиолог йөрәк-кан тамырлары авыруларын тәрбияләү буенча әңгәмә уздырдылар, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Дәрес ахырында катнашучылар анкета тутырдылар, аларда бирелгән материалның мәгълүматлылыгын, аңлаешлылыгын бәяләделәр, алда өйрәнәсе актуаль темаларны билгеләделәр һәм оештыручылар әзерләгән таратма материаллардан файдаландылар.




“Дуслык синнән башлана!”
17нче сентябрь, сишәмбе, 2019нчы ел
“Дуслык синнән башлан!” программасы кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Яшьлек” Мәдәният йорты социаль участогында, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, “Хәйлә серләре” төркемле шөгылен уздырды(профилактик эш).
Максат: үзенә һәм үзенең киләчәгенә җаваплы мөнәсәбәт, авыр хәлләрне җиңеп чыга һәм тирә-як басымына каршы тора алуны формалаштыру.
Шөгыль “Кәефнең төсе” тренинг биременнән башланды, ул балаларга төркемдә уртак эшкә көйләнергә, үз кәефләрен төс ярдәмендә белдерергә мөмкинлек бирде.“Декарт квадраты” күнегүен башкарып, балалар үзләренең тормыш юнәлешен уйладылар, һәм шулай ук килеп туган мәсьәләгә дүрт яктан да карадылар. Сюжетлы “Мин һәм манипулятор” коммуникатив күнегүендә уйнап күрсәтү катнашучыларга стресслы хәлләрдә эмоциональ халәтләрен анализларга, үзләренең холык үзенчәлекләрен аңларга, максатка ирешүгә нәрсә комачаулавы турында уйланырга ярдәм итте.
Ахырда балаларга тормыштагы авырлыкларны бергә, бер-береңә ярдәм итеп кенә җиңеп булуы турында сөйләүче “Озын кашыклар” мультфильм-мәсәле күрсәтелде.
“Шашка, шахматлар – ничек җиңел!”
13нче сентябрь, җомга, 2019нчы ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Ак ладья” шахмат клубында “Шашка, шахматлар – ничек җиңел!” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балаларның танып белү процессларын һәм эмоциональ-ихтыяри сфераларын үстерү өчен шартлар тудыру, уңай кызыксынулар булдыру һәм файдалы ял оештыру.
Шөгыль барышында балалар кызыксыну белән борынгы өстәл уеннарының килеп чыгу тарихы белән таныштылар, шашка һәм шахмат уеннарын уйнауның беренчел белемнәрен һәм күнекмәләрен алдылар. Уздырылган шөгыль балаларның логик һәм абстракт фикерләүләрен үстерүгә, хәтерне һәм хыяллануны үстерүгә ярдәм итте.

“Елмаюдан барысы да яктырачак” социаль акциясе
12нче сентябрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
“#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” игелеклелек акциясе кысаларында Идел буе һәм Совет районнары гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Елмаюдан барысы да яктырачак” социаль акциясе уздырдылар.
Акция барышында белгечләр һәрдаим тәрбиягә мохтаҗ балаларны тәрбияләүче гаиләләрдә булдылар. Балалар белән эчке мөмкинлекләрне активлаштыруга, психоэмоциональ халәтләрен гармонияләштерүгә, тоемлы хисләр һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәдлдерелгән “Көзге фантазияләр” арт-терапевт шөгыльләре уздырылды.
Әти-әниләр белән психолого-педагогик сораулар, балаларның социаль яраклашуда авырлыклары тикшерелде.
Чара ахырында балаларга, яңа уку елында уңышлар теләп, уку-язу әсбаплары җыелмалары тапшырылды.



Страница 140 из 272















