“Бердәмлектә көч” проекты кысаларында “Без җиңдек!” йомгаклау төркемле шөгыле
11нче июль, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
“Бердәмлектә көч” проекты кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Без җиңдек!” йомгаклау төркемле шөгылен шул исемдәге мультипликацион фильм күрсәтү белән уздырдылар.
Чараның максаты: үз көчеңә, иптәшләрнең дустанә ярдәме белән максатка ирешүгә ышанычны ныгыту өчен шартлар тудыру.
Чарага проектта катнашучылар гына түгел, социаль хезмәт алучылар да чакырылган иде. Шөгыль барышында балалар көче белән төшерелгән “Бердәмлектә көч” мультипликацион фильмын күрсәтү булды.
Премьерадан соң проектның иң актив катнашучыларын дипломнар белән бүләкләделәр. Балалар ихластан уртак уңышларына куандылар, алар дуслашырга һәм бер команда булырга өлгерделәр.
Һәр катнашучының мультфильмда нәрсә ошаганын һәм ошамаганын, теләкләрен әйтергә мөмкинлеге булды. Шунысы билгеле -безнең беренче проект уңышлы булды һәм балалар түземсезлек белән яңа проектларны көтәчәкләр.
Шөгыль фотосессия белән тәмамланды.
Чарада 25 бала, 3 ата-ана катнашты.



“Тыңла!” музыка терапиясе кулланылган шөгыль
10нчы июль, чәршәмбе, 2019нчы ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган, шул исәптән сәламәтлекләре чикле балалар өчен, “Тыңла!” музыка терапиясе кулланылган шөгыль уздырды.
Шөгыльнең максаты: психоэмоциональ киеренкелекне бетерү, уңай кызыксынулар формалаштыру, коммуникатив мөмкинлекне үстерү.
Балалар шөгыль барышында “Яхшы-усал песиләр” терапевтик уенында катнаштылар. Музыка астында һәркем үзен башта усал песи роленә куеп карады, бу балаларга үзләренең тискәре хисләрен белдерергә мөмкинлек бирде, аннан соң эчке халәтне гармонияләштерү өчен-яхшы песи ролендә. Катнашучыларга уен формасында үзләренең хисләре һәм халәтләре белән идарә итү ошады.
Шөгыль балигъ булмаган балаларның эчке халәтен гармонияләштерергә, шәхеснең психологик мөмкинлекләрен активлаштырырга, әйләнә-тирәдәгеләр белән үзара эффектив тәэсир итешү күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итте.


Һөнәри эмоциональ яну профилактикасына юнәлдерелгән тренинг шөгыле
9нчы июль, сишәмбе, 2019нчы ел
Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы хезмәткәрләрнең һөнәри эмоциональ яну профилактикасына юнәлдерелгән тренинг шөгыле уздырды.
Шөгыль барышында “Минем бүгенге кәефем...” ассоциатив күнегүе ярдәмендә катнашучыларның кәефләрен тикшерү уздырылды. Игътибарлылык дәрәҗәсен күтәрү, эмоциональ киеренкелекне бетерү, тискәре, күңелсез, комачаулый торган хисләрдән арыну өчен “Чүп кәрҗине”, “Минем сулышым”, “Мин үземне... өчен мактыйм”, “Тылсымлы урман” күнегүләр комплексы уздырылды.
Тренингның йомгаклау өлешендә визуализация техникасын кулланып “Кояш” күнегүе уздырылды. Тренинг тәмамлангач катнашучылар үзләренең
шөгыль барышында алган тәэсирләре һәм хисләре белән бүлештеләр, кәефләрендә уңай үзгәрешләр, эчке җиңеллек һәм тынычлану хисен билгеләп үттеләр.


Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен ныгыталар
8нче июль, дүшәмбе, 2019нчы ел
Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен, “Җылы гаилә кочагында” бәйрәм чарасын уздырдылар.
Уңай эмоциональ халәт булдыру һәм катнашучыларны эшчәнлеккә кору өчен балалар һәм әти-әниләр бер-берсен җылы сәламләделәр, үзләренең күршеләренә мөмкин кадәр күбрәк матур сүзләр әйтергә тырыштылар, шулай итеп төркемне тагын да тупладылар.
Катнашучылар игътибарына бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, аның символлары, гореф-гадәтләре турында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” презентациясе тәкъдим ителде. “Минем гаиләмнең гореф-гадәтләре” интерактив уенында катнашып һәр бала үзләренең гаилә гадәтләре турында сөйли алды, бу коммуникатив күнекмәләрне һәм гаилә тарихына кызыксыну формалаштыруга ярдәм итте.
Чарада “Бәхетле гаилә-бәхетле ил” фотобәйгесенә йомгак ясалды. “Мәхәббәт белән җылытылган гаилә”, “Гаиләбез белән сәяхәт итәбез”, “Гаиләм тормышында Казан” һәм “Спортлы гаилә” номинацияләрендәге җиңүчеләргә мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырылды.
Катнашучылар саубуллашып бер-берсенә яхшылык, тынычлык, гаилә иминлеге теләделәр һәм үзләре белән уңай хисләр алып киттеләр.



Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
5нче июль, җомга, 2019нчы ел
Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Изюминка” (“Йөземкәй”) клубында “Гаиләдә татулык-зур байлык” төркемле гаилә чарасы уздырдылар.
Чараның максаты: гаилә кыйммәтләрен тәрбияләү, бердәм иҗади эшчәнлек аша конструктив үзара ярдәм итешү күнекмәләрен үстерү.
Чара “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” видеофильмын карау белән башланып китте, ул өлкәннәрне һәм балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырды һәм аерым бер кәеф тудырды.
“Ничек тату гаилә барлыкка килгән” мәсәле катнашучыларны “Гаилә кыйммәтләре бәйләме” күнегүен башкаруга әзерләде: балалар һәм аларның әти-әниләре акчәчәк таҗларында үзләренең бәхетле гаилә рецептын яздылар һәм аларны бер бәйләмгә җыйдылар.
Курчак-бөти ясау буенча иҗади остаханәдә эш бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен гармонияләштерергә, гаиләдәге җылы мөнәсәбәтләрне булдыруда үзләренең мөһимлеген танырга, иң якын кешеләренә сакчыл һәм сизгер мөнәсәбәттә булырга ярдәм итте.


Страница 148 из 272















