Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы стресслы шартларда үзеңне иң уңайлы тотыш күнекмәләре формалаштыра
4нче февраль, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Үзең белән гармониядә” шөгыльләр циклы кысаларында “Яшьлек” мәдәният йорты участок консультация пунктында, Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 12-14 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, “Стресс: аны ничек җиңәргә?” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: стресс һәм тискәре бочылулар халәтендә үзеңне иң уңайлы тотыш күнекмәләре формалаштыру.
Балалар шөгыль барышында типик тормыш шартларында кичерергә мәҗбүр булган тискәре хисләр һәм стресс халәтен тикшерделәр. Аннан соң, акыл штурмы методы белән “Стресстан чыгу”күнегүен башкарып стресстан чыгуның иң уңай вариантларын таптылар, “Проблема” рольле уенында проблемалы шартларны модельләштерделәр һәм бергә аларны җиңү ысулларын эшләделәр.
Шөгыль үзеңне тотуның эмоциональ регуляция үсешенә, хәвефлекне кисәтергә һәм киметергә, үз-үзеңә ышаныч арттырырга ярдәм итте.


Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларда үз илләренең тарихына ихтирам тәрбиялиләр
4нче февраль, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Россия тарихы” циклы кысаларында Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балалар өчен (психоэмоциональ проблемалар), “Сталинград сугышы: 200 көн һәм төн” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: ватанпәрвәрлек тәрбияләү, актив тормыш карашларын формалаштырырга ярдәм итү.
Балалар шөгыль барышында 2нче февраль турында, Россиянең хәрби даны көне – совет гаскәрләренең Сталинград сугышында (1943 ел) немец – фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне буларак белделәр. Балалар Сталинград турында шигырьләр укыдылар, Сталинград сугышында катнашкан балалар турында видеосюжет карадылар.
Шөгыль ватанпәрвәрлек һәм үз илләре тарихына ихтирам тәрбияләргә ярдәм итте.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балалар белән “Сәламәтлек өчен нәрсә файдалы?” мультимедияле уен уздырдылар
4нче февраль, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Яшүсмер” циклы кысаларында Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче(закон белән конфликтта булган) балалар өчен “Мин – яшүсмер” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну формалаштыру, коммуникатив сыйфатларны, командада эшли белү, анализлый һәм мәгълүматны системалаштыруны үстерү.
Катнашучылар шөгыль барышында бер-берсе белән таныштылар, команданы туплауга юнәлдерелгән “Урыннарыгыз белән алмашыныгыз” күнегүен башкардылар, хәзерге заман яшүсмерләренең мөһим проблемалары турында “Хәзерге заман яшүсмере” интерактив презентациясен карадылар һәм тикшерделәр. Сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну формалаштыруга юнәлдерелгән, “Сәламәтлек өчен нәрсә файдалы?” мультимедияле уены кысаларында, балалар сәламәт туклану, спорт белән шөгыльләнүнең мөһимлеге турында темаларны тикшерделәр. Фикерләшү “Яшүсмер һәм сәламәтлек” анкетасы белән тәмамланды.


Өлкән яшьтәге кешеләр өчен тәрбиягә алучы гаилә
4нче февраль, дүшәмбе, 2019нчы ел
Идел буе районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Идел буе районы №7 Янгын сүндерү частенең 30 хезмәткәре өчен “Өлкән яшьтәге кешеләр өчен тәрбиягә алучы гаилә” пилот проектын тормышка ашыру турында мәгълүмати-аңлату әңгәмәсе уздырды.


Казан социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Психолого-педагогика эшенең эффектив инновацион тәҗрибәләре” темасына супервизия уздырылды
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге базасында “Балигъ булмаган балалар һәм аларның гаиләләре белән психолого-педагогика эшенең эффектив тәҗрибәләре: җиһазлар, дидактик материаллар, үстерелешле һәм реабилитацион программалар куллану(мозартика)” темасына супервизия уздырылды.
Супервизия психологик практикада инновацион методикаларны, метафорик карталарны, өстәл уеннарын һәм “Мозартика” реабилитацион-үстерелешле методика куллану тәҗрибәсе белән уртаклашуга юнәлдерелгән иде.
Чара практик-ориентлашкан характерда иде. Катнашучы психологлар фикер алышуда, төрле хәлләрне тикшерүдә генә түгел, ә социаль хезмәт алучыларның психологик проблемаларын уңай чишү юлларын эзләүдә дә катнаштылар.



- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларга социаль яраклашуда авырлыкларын җиңәргә ярдәм итәләр
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучыларның илебез тарихы турында белемнәрен киңәйтәләр
- Россиянең хәрби дан көненә туры китерелгән “Без Сталинград батырлыгын оныта алмабыз” төркемле шөгыле
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балаларга гаиләдә гармонияле мөнәсәбәтләр булдырырга ярдәм итә
Страница 179 из 272















