1нче ноябрь,пәнҗешәмбе,2018нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы КНИТУ-КХТИ волонтерлары белән берлектә, социаль хезмәт алучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Хәзинә эзләгәндә” квест-уены уздырдылар.
Чараның максаты: балалар коллективында дуслык мөнәсәбәтләре формалаштырырга ярдәм итүче шартлар тудыру, коммуникатив күенекмәләрне үстерү.
Хәзинәләрне табу өчен балалар станцияләрне уздылар,аларда төрле биремнәр башкардылар: пират белән таныштылар, шифр белән язылган хатны укыдылар,Акыллылык үзәнендә интеллектуаль башваткычларны чиштеләр,Кораллы бухтаны һәм джунглины узып, тизлек һәм координация биремнәрендә үзләренең физик формаларын тикшерделәр.
Татлы призлар, үз командасы өчен горурлык һәм бик яхшы кәеф узган сынаулар өчен бүләк булды.




1нче ноябрь,пәнҗешәмбе,2018нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче (девиант тәртипкә бирелүчән) балигъ булмаган балалар өчен, “Тормыш гөлләре” циклыннан тренинг элементлары белән “Үз сәламәтлегегезне саклагыз” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: рухи кыйммәтләр һәм сәламәт яшәү рәвеше турындагы күзаллаулар формалаштырырга ярдәм итү.
Балалар шөгыль барышында үзләренең кәефләре,хисләре белән бүлешеп тренинг күнегүләрендә катнаштылар, сәламәтлекнең кыйммәте турында сораулар тикшерелде,рольле уеннарда үз сәламәтлеге файдасына “Юк” дип әйтә белү күнекмәләре үзләштерелде.
Шөгыль балаларның конструктив тотышларын формалаштырырга, эмоциональ-ихтыяри сфераны үстерергә һәм сәламәт яшәү рәвешенең кыйммәте турында күзаллауны ныгытырга ярдәм итте.


1нче ноябрь, пәнҗешәмбе,2018нче ел
“Хисләр салават күпере” шөгыльләр циклы кысаларында, Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 7-10 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, сенсор бүлмәнең интерактив мохитендә “Минем хисләрем” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: төп хисләр чагылышы белән таныштыру, иҗади үз-үзеңне күрсәтү аша психоэмоциональ халәтне көйләү.
Балалар шөгыль барышында “Чәчәк-исем” тынычландыру күнегүендә чәчәкләр җыеп һәм аларга исемнәр биреп, тылсымлы урман аланы буенча хыялый сәяхәт ясадылар. Шөгыльнең иҗади өлешендә ,” Урыс таулары” күнегүен башкарып, балалар кешегә хас төп хисләр чагылышы белән таныштылар,үзләренең тәэсирләрен һәм хисләрен рәсемнәрдә чагылдырдылар.


1нче ноябрь,пәнҗешәмбе,2018нче ел
“Ата-ана практикумы” циклы кысаларында Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт алучы гаиләләрнең ата-аналары өчен, “Мин һәм минем гаиләм” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: гаиләдәге үз ролен аңлау өчен мөмкинлекләр тудыру,бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен көйләү.
Шөгыль сәламләүдән һәм эмоциональ киеренкелекне бетерүдән башланды.Аннан соң “никах” һәм “гаилә” төшенчәләре,гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең катлаулы системасы турында әңгәмә уздырылды,чөнки кагыйдә буларак ул ир белән хатынны гына түгел,аларның балаларын да,туганнарны һәм якын кешеләрне дә берләштерә. Шөгыль барышында “Гаилә социограммасы” тесты буенча психодиагностика һәм “Гаилә” психотерапевт күнегүе уздырылды.
Катнашучылар шөгыльнең ахыргы өлешендә очрашу барышында туган үзләренең тойгылары, хисләре, фикерләре белән бүлештеләр.

31. 10. 2018г
“Казан” Милли мәдәни үзәгендә Халыкара өлкән яшьтәге кешеләр көненә багышланган чараларны уздыру кысаларында,Татарстан Республикасы Хезмәт,халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы канаты астында, “Бердәм Россия” партиясенең Казан бүлеге ярдәмендә,шәһәр ветераннар(пенсионерлар) советы белән берлектә “Акыллылык елмаюы-2018” III нче шәһәр иҗади бәйгесе уздырылды.
Бәйгенең максаты : ветераннарның, өлкән яшьтәге кешеләрнең социаль эшчәнлектә катнашуларының мөһимлегенә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү, өлкән яшьтәге кешеләрнең шәһәрнең мәдәни һәм иҗтимагый тормышында катнашуларын активлаштыру.
Бәйгедә катнашырга Казан шәһәренең пенсия яшендәге халкы чакырылды.Бәйгедә һәр районнан өчәр кешедән торган 7 команда катнашты: “Көзге блюз”, “ХХ гасыр яшьләре”, “Энерджи Интернешнл”, “ Казан Мәскәүлеләре”, “Селебрити”, “Безнең яшьлек командасы”, “Совет кызлары”. Командалар бәйге барышында “Сәламләү”, “Фотокүнекмә” бәйгесе, “Өй эше” музыкаль бәйгеләрендә катнаштылар.
Өлкән яшьтә булулуларына карамастан, катнашучылар актив тормыш позициясен, энтузиазм, максатчанлык,җиңүгә ихтыяр күрсәттеләр.
Бәйге биремнәренең йомгаклары буенча “Күңеллеләр һәм тапкырлар” төп призын Яңа Савин районы командасы алды.
Калган катнашучылар :
- Авиатөзелеш районы командасы “Иҗади шәхесләр”
- Вахитов районы командасы “Иң интеллектуаль команда”
- Киров районы командасы “Иң артист команда”
- Мәскәү районы командасы “Иң бердәм команда”
- Идел буе районы командасы “Иң креатив команда”
- Совет районы командасы “Җиңүгә булган ихтыяр өчен” номинацияләрендә җиңделәр.
Барлык катнашучыларга да “Бердәм Россия” партиясеннән чәчәкләр һәм призлар: кулер һәм микродулкынлы мичләр тапшырылды.Кичә тәмамлангач барлык чакырылган кешеләргә “Булка-кондитер комбинаты” Акционерлык җәмгыятеннән тортлар тапшырылды.






- Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәгендә “Тәрбия мәктәбе” инновационн технологиясе кертелде
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балаларга һөнәри үзбилгеләнүдә ярдәм күрсәтәләр
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларның иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен уңайлы шартлар тудыралар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларда әйләнә-тирә дөньяны уңай кабул итүгә омтылыш формалаштыралар















