12нче май, сишәмбе, 2020нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы видеоэлемтә платформасыннан файдаланып, социаль хезмәт алучылар белән төркемле шөгыль үткәрде.
"Үзебезнең кәефне тудырабыз" шөгыле кейс-технология кулланып үткәрелде һәм эмоциональ-ихтыяр өлкәсен, психоэмоциональ халәтне коррекцияләүгә юнәлдерелде. Яшүсмерләр проблема яки каршылыкларны үз эченә алган конкрет тормыш ситуацияләрен тасвирладылар, аннары тәкъдим ителгән ситуацияләрне бергәләп анализладылар һәм уңышлы карарлар вариантлары турында фикер алыштылар.
Шөгыльнең гамәли юнәлеше балигъ булмаган балалар тарафыннан гадәттән тыш хәлләр булмавын, тормышта барысын да җиңеп булуын аңлауга ярдәм итте. Интерактив формат югары эмоциональ җәлеп итү һәм актив катнашу хисабына шөгыльнең нәтиҗәлелеген тәэмин итте.
Онлайн - шөгыльләр чын тормышта бик кирәкле күнекмәләрне камилләштерүне дәвам итәргә мөмкинлек бирә.

12нче май, сишәмбе, 2020нче ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен, сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыруга юнәлдерелгән, дистанцион режимда шәхси консультацияләр үткәрәләр.
"Сәламәт буын территориясе" циклыннан "Үзеңә сәламәтлек бүләк ит" дистанцион консультациясе, сәламәт тормыш рәвеше булдыруга, балигъ булмаган балаларның кеше тормышының төп кыйммәтләреннән берсе буларак сәламәтлеге турында күзаллауларын формалаштыруга ярдәм итә торган шәхси ресурсларны аңлауга юнәлдерелгән.
Балалар белән сәламәт яшәү рәвеше, сәламәтлеккә йогынты ясаучы факторлар һәм өйдә куркынычсыз тәртип турында әңгәмә үткәрелде. Консультацияләр барышында "Файдалы – зарарлы" уены, иҗади биремнәр, "Сәламәт яшәү рәвеше!" плакаты ясау буенча онлайн флешмоб уздырылды.

12нче май, сишәмбе, 2020нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре май бәйрәмнәре алдыннан социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән, бәхетсезлек очракларын булдырмауга юнәлдерелгән "Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү" онлайн консультацияләр уздырдылар. Шәхси секторда яшәүчеләр учаклар ягарга ярамавы турында киңәшләр алдылар.
Бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан белгечләр гаиләләр белән даими рәвештә "Өйдә бала иминлеге кагыйдәләрен үтәү, балалар травматизмын профилактикалау турында" дигән онлайн консультацияләр үткәрәләр.
Ата-аналарга хәтта үз фатирларында да баланың хәвеф-хәтәргә тарырга мөмкинлеге турында хәбәр итәләр: тиешле контроль булмау, куркынычсыз мохит, очлы әйберләр, дару матдәләре һәм башка балалар травматизмы факторлары. Шул ук вакытта балаларның "Интернет"а булуы һәм цифрлы дөньяда аеруча нык зыян күрүе турында ата-аналарны консультацияләүгә аерым игътибар бирелә.




8нче май, җомга, 2020нче ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары тарафыннан социаль хезмәт алучылар белән видео - һәм аудио - элемтә кулланып дистанцион шөгыльләр үткәрелә. Он-лайн режимда мондый эш төре күзгә-күз аралашу алдында бәхәссез өстенлеккә ия. Социаль хезмәт күрсәтүдә торган һәр гаилә әгъзасы ның теләсә кайсы вакытта белгеч белән элемтәгә керергә һәм бигрәк тә кризис вакытында кирәкле оператив психологик ярдәм алырга мөмкинлеклеге бар.
Тотрыклы булмаган эмоциональ хәл шартларында яшүсмерләр белән он-лайн эшләүгә аерым игътибар бирелә. Шәхси дистанцион шөгыльләр төрле методикалар кулланып үткәрелә, шул исәптән "Синең тәрәзәдән күренеш","Зонтиклар", "Юллар-юллар" метафорик ассоциатив карталары ярдәмендә дә. Нәтиҗәдә, тискәре эмоцияләр һәм мондый хәлләрне җиңеп чыгу өчен ресурслар сәбәпләре ачыклана; кыйммәтле ориентацияләр сайлап алына. Үсмернең аңлы якын килүе нәтиҗәсендә, кыйммәтләрнең логик яктан тәртипкә салынган иерархик системасы формалаша.


Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгы алдыннан Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге тарафыннан #"Җиңү көне белән, кадерле ветераннарыбыз!" онлайн-флешмобы оештырылды.
Флешмобның максаты: балаларның һәм үсмерләрнең игътибарын Бөек Ватан сугышы вакыйгалары һәм кешеләр турында хәтерне саклау проблемасына җәлеп итү, илебезнең тарихи үткәне белән кызыксынуны үстерү, ватанпәрвәрлек һәм гражданлык хисе тәрбияләү.
Социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына видеокотлаулар, җырлар һәм шигырьләр әзерләделәр.
















