3нче июнь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, “Уйнап үсәбез” циклыннан, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен “Кайда минем логикам?” шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: үзләренә ышаныч арттыру, уку эшчәнлегенә уңай мөнәсәбәт формалаштыру.
Шөгыль башында балалар кешегә ни өчен логик фикерләү кирәк һәм нинди тормыш шартларында аннан башка мөмкин түгеллеге турында интерактив әңгәмәдә катнаштылар. Аннан соң “Сюжетлы рәсемнәр буенча логик тәртип”, “Уртаклыкны тап”, “Мәгънәсезлекләр”, “Метафоралар ясау”, “Вербаль һәм визуаль аналогияләр”, “Рәсемне от” күнегүләре һәм уеннары барышында үзләренең ми “лабиринтлары” буенча виртуаль сәяхәт ясадылар, куелган сорауларга җавап эзләделәр.
“Лабиринтның” барлык биремнәрен узгач һәр бала җиңүче итеп игълан ителде, чөнки үз хәзинәсен - үз логикасын тапты. Шөгыль уртак пьедестал һәм “Мин уйлый беләм! Мин барысын да булдырам! Мин –сәләтле укучы!” җиңү өндәү сүзләре белән тәмамланды.

3нче июнь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Казан шәһәре №2 Балалар республика клиник хастаханәсе консультация поликлиникасы белгечләре белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Балачак –бәхетле чор” интерактив чарасын уздырдылар.
Чара барышында балалар “Балачак –бәхетле чор” интерактив танып белүле–уен программасында катнаштылар, бәйрәм тарихы турында белделәр, спорт эстафетасында җитезлекләрен, интеллектуаль викторинада зиһенлекләрен, асфальтта рәсем ясауда иҗат һәм хыялларын күрсәттеләр.
Чара балаларның психоэмоциональ киеренкелеген бетерүгә, уңай кызыксынулар формалаштыруга, коммуникатив күнекмәләрне һәм командада эшли белүне үстерүгә ярдәм итте.

6нчы июнь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
В. И. Ленин исемендәге Мәдәни-ял комплексында Социаль хезмәткәр көненә туры китерелгән тантаналы чара уздырылды. Чарага “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең барлык белгечләре, территориаль социаль ярдәм бүлекләрнең мөдирләре чакырылган иде. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Абдреева Юлия Ивановна аерым кунак булды.
Намуслы хезмәт, югары профессионализм, социаль хезмәт күрсәтү системасын үстерүдә зур өлеш керткән өчен Үзәк белгечләренә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Үзәк директорының Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Чараның кунаклары өчен бәйрәм концерт программасы күрсәтелде.
Үзәк директоры Ибраһимова Надежда Викторовна “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге”нең барлык хезмәткәрләрен дә һөнәри бәйрәм белән котлады, Казан шәһәренең барлык мохтаҗ кешеләренә социаль ярдәм күрсәтү эшендә бәя биргесез өлешләре өчен рәхмәт белдерде, ныклы сәламәтлек, һөнәри һәм шәхси тормышта уңышлар теләде.



























3нче июнь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Совет районы гаилә һәм балаларны социаль яклау бүлеге белгечләре Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы волонтерлары белән берлектә, “142нче санлы сәламәтлекләре чикле балалар өчен мәктәп” ДБББУ консультация пункты базасында, Халыкара балаларны яклау көненә туры китерелгән “Мальвинада кунакта” интерактив чарасы уздырдылар.
Чараның максаты: уңышлы аралашу өчен мөһим когнитив, коммуникатив һәм социаль күнекмәләрне формалаштыру.
Уңай кәеф тудыру максаты белән чара “Койрык” уртак бию-уеныннан башланды, аның барышында балалар төрле киртәләрне җиңделәр. Аннан соң балалар “Мальвинада кунакта” интерактив уен программасында катнаштылар, әкият битләре буенча виртуаль сәяхәт ясадылар, төрле әкият геройларына әйләнделәр, әдәби персонажлар белән бәйле табышмаклар һәм ребуслар чиштеләр. Чара “Күңелле биюләр” флешмобы белән тәмамланды.
Чара эчке мөмкинлекләрне ачарга, коммуникатив күнекмәләрне һәм эмоциональ ярдәмчеллекне үстерүгә ярдәм итте.

31нче май, җомга, 2019нчы ел
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе белгечләре “Казан ярминкәсе” ААҖ базасында “БАЛАЧАК ДӨНЬЯСЫ. КАЗАН” 12нче махсус күргәзмә эшендә катнаштылар.
Күргәзмә кысаларында “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” психологлары яшүсмерләргә һөнәри үзбилгеләнүдә ярдәмгә һәм балигъ булмаган балаларның интернет бәйлелекген ачыклауга юнәлдерелгән экспресс-диагностика уздырдылар.
Җәйге ял вакытында балалрның юл һаләкәте профилактикасы, урамда һәм юлда үзләрен хәвефсез тоту культурасын тәрбияләү максаты белән социаль эш буенча белгечләр “Светофор-безнең дустыбыз” гаилә чарасы оештырдылар. Күргәзмәгә килүчеләр “Балаларның урамда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләре” викторинасында, яктылыкны кире кайтаручы “Смайликлар” стикерларын әзерләү буенча иҗади остаханәдә катнаштылар.
Күргәзмә эше кысаларында шулай ук әти-әниләргә “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе күрсәтә торган хезмәтләр турында тематик мәгълүмати буклетлар таратылды.



- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы сәламәт яшәү рәвешенә мотивцаия формалаштыруга юнәлдерелгән эш башкара
- “Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алучы гаилә” пилот проекты турында мәгълүмат бирү максаты белән “Татспиртпром” хезмәткәрләре белән очрашу
- “Элекон”заводы”ААҖ профсоюз комитеты әгъзалары белән “Тәрбиягә алучы гаилә” пилот проектын тормышка ашыруга караган сораулар буенча очрашу
- А.Д. Сахаровның 100-еллыгына туры китерелгән төркемле шөгыль















