25нче март, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Бер-берең өчен” Иреклеләр мәктәбе” социаль проекты кысаларында Идел буе гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Яхшылыкка минем юлым” тренинг чарасын уздырдылар.
Тренингта “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия җәмәгать юнәлеше вәкилләре катнаштылар, алар балигъ булмаган балаларны үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар, “Россиянең үлемсез полкы” акциясе, акцияне ничек оештыру һәм уздыру турында сөйләделәр, ветеран оешмалары белән эш, һәр ветеранга якын килүне табу тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. “Җиңү хаты” Бөтенроссия акциясе кысаларында балалар ветераннарга хатлар яздылар, аларда үзләре һәм кызыксынулары турында сөйләделәр, үзләренең теләкләрен белдерделәр.
Чара барышында балалар шулай ук “Минем тарихым” Бөтенроссия проекты белән дә таныштылар һәм үзләренең гаилә агачын төзи башладылар.
Очрашуның нәтиҗәсе булып “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия җәмәгать юнәлеше белән берлектә ветераннар өчен ирекле акцияләр һәм патриотик һәм тарихи квестларда катнашуны планлаштыру булды.



29нчы март, җомга, 2019нчы ел
2019нчы елның 26-28нче мартында Түбән Новгородта “Түбән Новгород Хатын-кызлар Кризис Үзәге” Түбән Новгород Өлкә Җәмәгать Оешмасы оештырган һәм уздырган “Хатын-кызларга һәм балаларга карата өйдә көч куллану очрагы белән идарәләр арасында эш алымнары” Бөтенроссия семинар-тренингы булып узды. Семинарда Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Чинь А. Р. катнашты. Тренингта социаль хезмәт, кризис үзәкләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнаштылар.
Семинар-тренинг барышында өйдә көч куллану очрагының теоретик һәм гамәли эш нигезләре, өйдә көч куллану корбаннарына юридик һәм психологик ярдәм күрсәтү аспектлары тикшерелде, дөньяда һәм Россиядә өйдә көч кулланудан зыян күргән кешеләргә ярдәм хезмәтләре аталды. Зыян күрүчеләргә эффектив ярдәм күрсәтүгә комачаулаучы проблемалар билгеләнде.
Тренинг барышында материалны “кинотренинг”, “акыл штурмы”, “рольле уен”, “дискуссия” кебек интерактив формада бирү кулланылды, төрле психологик күнегүләр һәм уеннар тренингта катнашучыларның һәрберсен эш процессына тарттылар һәм өйрәнелә торган материалны кабул итүне күпкә җиңеләйттеләр.
Катнашучыларга Түбән Новгород шәһәре һәм Түбән Новгород өлкәсенең социаль хезмәтләре җитәкчеләре һәм белгечләре белән түгәрәк өстәл хатын-кызларга һәм балаларга карата өйдә көч куллану очрагы белән идарәләр арасында эш алымнары буенча регионнарның эффектив практикалары белән алышырга ярдәм итте. Түбән Новгород “Лада” Гаилә үзәге Җәмәгать Оешмасына экскурсия практик-ориентлашу характерында иде, ул социаль-педагогик һәм социаль-психологик хезмәт өлкәләрендә ярдәм күрсәтүдә тәҗрибә алышырга һәм белемнәрне, осталык һәм күнекмәләрне күтәрүгә ярдәм итте.



26нчы март, сишәмбе, 2019нчы ел
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе белгечләре ДКУ “Гаврош” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль балалар йорты” базасында, Бөтендөнья театр көненә һәм Россиядә Театр елына туры китереп, “Алтын ачкычны эзләгәндә” гаилә квест-уены уздырдылар.
Балалар йортында тәрбияләнүчеләр әти-әниләре белән берлектә Казан шәһәренең театрларына виртуаль сәяхәт ясадылар, театр мохитенә чумдылар, театрда үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Катнашучыларны бигрәк тә квест-уен җәлеп итте, алар Буратино һәм Мальвинога яраткан театрларының алтын ачкычын эзләргә ярдәм иттеләр. Квест-уенның барлык этапларын да узу өчен балалар һәм әти-әниләр бер зур командага әйләнделәр, үзләренең талантларын, белемнәрен, хезмәттәшлек күнекмәләрен күрсәттеләр. Барлык сынауларны да уңышлы узып, катнашучылар үзләре өчен могҗизалы театр дөньясын ачтылар, гример, костюмер, дизайнер, рәссам-декоратор һәм, әлбәттә актер һөнәрләре белән таныштылар. Әти-әниләр балалар белән берлектә “Төремкәй” әкиятенә декорацияләр эшләделәр, персонажлар өчен киемнәр сайладылар һәм режиссер җитәкчелегендә актер уены нигезләренә өйрәнделәр.
Чара “Төремкәй” әкиятен сәхнәләштерү белән тәмамланды, тамашачылар аны алкышлар белән кабул иттеләр.
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” хезмәткәрләре очрашу турында истәлеккә балаларга тематик татлы бүләкләр -алтын ачкыч рәвешендә имбирлы прәннекләр, ә “Альпари” Хәйрия фонды волонтерлары аквагрим ярдәмендә балаларга бәйрәм кәефе бүләк иттеләр.
Уздырылган чара уртак эшчәнлек һәм уңай гаилә тәҗрибәсен актуальләштерү аша бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен җайлаштырырга ярдәм итте.

22нче март, җомга, 2019нчы ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “14нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБББУ конультация пункты базасында “Минем үземне кабул итәм” шәхси үсеш шөгыльләре циклыннан “Үпкә” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның тискәре кичерешләрен кисәтү, яшьтәшләре белән үзара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү һәм “үзләрен кабул итү” гә ярдәм итү.
Балалар белән шөгыль барышында “Үпкә” темасына: “Мин,... үпкәлим”, “Без үпкәләргә ничек тәэсир итәбез?”, “ Үпкәләрне җыю кирәкме?” интерактив әңгәмәсе уздырылды. Балалар “үпкә” төшенчәсе, аның конфликтларга сәбәп булучы хис булуы турында күзаллау алдылар. “Кадаклар” көнчыгыш мәсәлен тикшерделәр, ул үз гамәлләреңне контрольдә, үзеңне кулда тотарга өйрәтә.
“Уен”, “Көзге” гамәли күнегүләрен башкару хисләрне ачык белдерергә һәм үзләрен ачу осталыкларын үстерергә ярдәм итте.
Шөгыльдә катнашучылар үпкәне җыю файдасыз, үзең һәм башкалар белән килешеп яшәргә кирәклеген аңладылар. Шөгыльнең интерактив формада булуы катнашучыларның кире элемтәдә активлыгына, булган проблемаларны чишүдә ачыклыкка һәм үзара ярдәмләшүгә булышты.

22нче март, җомга, 2019нчы ел
“Мавыктыргыч сәяхәт” клубы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Барысын да белергә телим!” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: мәктәптә укуга мотивация формалаштыру, танып белү өлкәсен, яшьтәшләре белән конструктив аралашу күнекмәләрен үстерү.
Шөгыль “Кар йомарламы” сәламләү йоласыннан һәм “Тарабан грамотасы” уеныннан башланып китте. Балигъ булмаган балалар белән мәктәптә укуга мотивация дәрәҗәсен ачыклау максаты белән анкета уздырылды. Үзенә ребуслар, шарадалар, логик мәсьәләләр кергән “Барысын да белергә телим!” викторинасы төркемнең берләшүенә, танып белү өлкәсен үстерүгә һәм ассоциатив фикерләүгә ярдәм итте.
Балалар шөгыль ахырында иҗади остаханәдә аппликация техникасы белән “Куянкай” эшләнмәсен башкаруда катнаштылар.



- Социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен “Мин лидер булам” төркемле шөгыле
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балаларның социаль хезмәттәшлеген үстерәләр
- 2019нчы елның 20нче мартында “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” белгечләре өчен “Гарип балалар тәрбияләүче гаиләләргә өйдә социаль хезмәт күрсәтүне оештыру” укыту семинары уздырылды
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларны эшче һөнәрләр дөньясы белән таныштыралар















