4нче февраль, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Бер-беребез өчен”ИРЕКЛЕләр мәктәбе” социаль проекты кысаларында, Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Иреклелек тарихы һәм иреклелек ярдәме төрләре” түгәрәк өстәлен оештырдылар һәм уздырдылар.
Түгәрәк өстәл эшендә МББОУ “Яшьлек” Балалар үзәге ( “SаMоSтоятельные дети” - “Мөстәкыйль балалар” Республика наркотикларга каршы проекты, “Сәламәтлек векторы” оешмасы), “Татарстан Республикасы иреклелек үстерү үзәге” Региональь яшләр җәмәгать оешмасы волонтеры, һәм шулай ук социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары катнаштылар.
Түгәрәк өстәл барышында балалар интерактив формада иреклелек тарихы һәм иреклелек ярдәме төрләре белән таныштылар. “Волонтер анкетасы”н тутырдылар, анда аларга туры килә торган ярдәм төрен сайладылар. Волонтерлык оешмалары вәкилләре үзләренең волонтерлык юллары һәм тәҗрибәләре турында сөйләделәр.
Кире элемтә барышында балалар, инде мохтаҗларга ярдәм итүләрен, волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүнең аларга бик ошавын, ләкин ярдәм сыйфатлы һәм адреслы булсын өчен аларга бүлек белгечләре оештырган Иреклеләр мәктәбе кысаларында укуның мөһимлеген аңладылар.


4нче февраль, дүшәмбе, 2019нчы ел
“2016-2020нче елларга Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучы балалалы гаиләләр өчен “Җиңү безнең белән калды!” тарих сәгате уздырдылар. Чара Россиянең хәрби даны көненә – совет гаскәрләренең Сталинград сугышында немец – фашист гаскәрләрен тар-мар итү көненә туры китерелгән.
Чарада катнашучылар кызыксыну белән Сталинград сугышы тарихы, Бөек Ватан сугышында аның мөһимлеге турында презентация белән таныштылар, белгечләрнең сорауларына җавап бирделәр. “Сугыш көйдергән исемнәр” кыска метражлы фильмын караганнан соң, әңгәмә барышында балалар үзләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарын искә төшерделәр.
Чараның гамәли өлешендә катнашучылар “3D – декупаж” техникасын кулланып, төсле буяулар белән “БЕЗ ТЫНЫЧЛЫК өчен!” композициясен ясадылар. Бергә эшләү катнашучыларга коммуникатив күнекмәләрне, иҗади фикерләүне үстерергә һәм бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен ныгытырга, балигъ булмаган балаларның ватанпәрвәрлек хисен үстерергә һәм актив тормыш кызыксынулары формалаштырырга ярдәм итте.

4нче февраль, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Үзең белән гармониядә” шөгыльләр циклы кысаларында “Яшьлек” мәдәният йорты участок консультация пунктында, Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 12-14 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, “Стресс: аны ничек җиңәргә?” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: стресс һәм тискәре бочылулар халәтендә үзеңне иң уңайлы тотыш күнекмәләре формалаштыру.
Балалар шөгыль барышында типик тормыш шартларында кичерергә мәҗбүр булган тискәре хисләр һәм стресс халәтен тикшерделәр. Аннан соң, акыл штурмы методы белән “Стресстан чыгу”күнегүен башкарып стресстан чыгуның иң уңай вариантларын таптылар, “Проблема” рольле уенында проблемалы шартларны модельләштерделәр һәм бергә аларны җиңү ысулларын эшләделәр.
Шөгыль үзеңне тотуның эмоциональ регуляция үсешенә, хәвефлекне кисәтергә һәм киметергә, үз-үзеңә ышаныч арттырырга ярдәм итте.


4нче февраль, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Россия тарихы” циклы кысаларында Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балалар өчен (психоэмоциональ проблемалар), “Сталинград сугышы: 200 көн һәм төн” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: ватанпәрвәрлек тәрбияләү, актив тормыш карашларын формалаштырырга ярдәм итү.
Балалар шөгыль барышында 2нче февраль турында, Россиянең хәрби даны көне – совет гаскәрләренең Сталинград сугышында (1943 ел) немец – фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне буларак белделәр. Балалар Сталинград турында шигырьләр укыдылар, Сталинград сугышында катнашкан балалар турында видеосюжет карадылар.
Шөгыль ватанпәрвәрлек һәм үз илләре тарихына ихтирам тәрбияләргә ярдәм итте.

4нче февраль, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Яшүсмер” циклы кысаларында Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче(закон белән конфликтта булган) балалар өчен “Мин – яшүсмер” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну формалаштыру, коммуникатив сыйфатларны, командада эшли белү, анализлый һәм мәгълүматны системалаштыруны үстерү.
Катнашучылар шөгыль барышында бер-берсе белән таныштылар, команданы туплауга юнәлдерелгән “Урыннарыгыз белән алмашыныгыз” күнегүен башкардылар, хәзерге заман яшүсмерләренең мөһим проблемалары турында “Хәзерге заман яшүсмере” интерактив презентациясен карадылар һәм тикшерделәр. Сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну формалаштыруга юнәлдерелгән, “Сәламәтлек өчен нәрсә файдалы?” мультимедияле уены кысаларында, балалар сәламәт туклану, спорт белән шөгыльләнүнең мөһимлеге турында темаларны тикшерделәр. Фикерләшү “Яшүсмер һәм сәламәтлек” анкетасы белән тәмамланды.


- Өлкән яшьтәге кешеләр өчен тәрбиягә алучы гаилә
- Казан социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Психолого-педагогика эшенең эффектив инновацион тәҗрибәләре” темасына супервизия уздырылды
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларга социаль яраклашуда авырлыкларын җиңәргә ярдәм итәләр
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучыларның илебез тарихы турында белемнәрен киңәйтәләр















